Безнең «Лилия» балалар бакчасы базасында Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре арасында юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча «Яшел ут-2026»республика смотр-конкурсының муниципаль этабы узды. Безнең балалар бакчасыннан конкурста тәрбияче Насыйбуллина Римма Федоровна чыгыш ясады. Ул конкурсның барлык этапларын да лаеклы үтте һәм уңышлы чыгышы өчен лаеклы рәхмәт хаты алды. Барлык катнашучыларны котлыйбыз һәм алга таба уңышлар һәм җиңүләр телибез!