«Балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү һәм ата-аналар арасында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү оешмасы» номинациясендә 1 нче «Каенкай» балалар бакчасы җиңүче дип танылды, тәрбияче Раилә Абүзәр кызы мактаулы 3 нче урынга лаек булды.

2026 елның 27 феврале, җомга
«Яшел ут-2026"республика смотр – конкурсының муниципаль этабы тәмамланды.
«Балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү һәм ата-аналар арасында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү оешмасы» номинациясендә безнең 1нче «Каенкай» балалар бакчасы җиңүче дип табылды, ул "Яшел ут 2026"конкурсының республика этабында Сарман районыннан чыгыш ясаячак. Шулай ук конкурста беренче квалификация категориясе тәрбиячесе Таҗетдинова Раилә Абүзәр кызы да үзен лаеклы тәкъдим итте. Конкурс сынаулары барышында педагог югары дәрәҗәдәге методик әзерлек һәм практик күнекмәләр күрсәтте. Раилә Абүзәр кызы барлык этапларны да уңышлы башкарып чыкты: әзерлек төркеме балалары белән кызыклы чара уздырды, конкурс материаллары әзерләде, үзенең эш тәҗрибәсе белән таныштырды һәм юл йөрү кагыйдәләре буенча имтиханны уңышлы тапшырды . Барлык сынаулар йомгаклары буенча Раилә Абүзәр кызы мактаулы 3 урынны яулады. Уңышлар, яңа иҗади казанышлар һәм имин юллар телибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International