Бүген "Лилия «2 нче балалар бакчасы» Муниципаль Бюджет Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә «Яшел ут-2026» республика смотр – конкурсының муниципаль этабы тәмамланды. Безнең балалар бакчасы тәрбиячесе-талантлы һәм педагогик эшчәнлек белән мавыккан Кәлимуллина Флүзә Риф кызы үзенең эшләнмәләрен һәм презентацияләрен уңышлы күрсәтте, үзен катгый жюри һәм хезмәттәшләре алдында тәкъдим итте. Конкурсның киләсе этабы катнашучыларның юл хәрәкәте кагыйдәләре өлкәсендә теоретик әзерлеген тикшерүне күздә тотты. Конкурсантлар «B» категорияле билетлар алдылар һәм тәкъдим ителгән биремнәрне оператив хәл иттеләр. Реакция тизлеге генә түгел, бирелгән җавапларның төгәллеге дә бәяләнде. Киеренке интеллектуаль көрәшләрдән соң конкурста җиңүчеләр ачыкланды. Тәрбиячебезгә зур җаваплылык, иҗади якын килү һәм шундый югары дәрәҗәдәге чарада актив катнашуы өчен тантаналы рәвештә лаеклы рәхмәт хаты тапшырылды. Шәхси бүләкләрдән тыш, балалар бакчасы коллективына да рәхмәт белдерелде.