Җәлил бистәсендә яшәүче тыл ветераны Вәлиев Мирдегали Сәет улы туган көнен билгеләп үтте. Бу язгы көндә “Җәлил бистәсе” муниципаль берәмлеге башлыгы Рәфикъ Әзһәм улы Кәримов, Мирдегали Сәет улын җылы сүзләр белән котлады. Аерым игътибар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның истәлекле бүләк белән бергә тапшырылган азык-төлек пакеты тапшырылды. Мирдегали Сәет улы адресына котлауларга чын күңелдән кушылабыз! Аның һәр көне нык сәламәтлек, күңел җылысы һәм шатлык белән тулып торсын, ә тормышы якыннары яратуында дәвам итсен.