2026 елның 27 февраленнән 3 мартына кадәр МХК (сәнгать) буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы узды. Безнең районнан 5 укучы катнашты. Олимпиада йомгаклары буенча Җәлилнең 1нче урта мәктәбеннән 9нчы сыйныф укучысы Ямашева Елизавета, 10нчы сыйныф укучысы Шаймарданова Диләрә, 11нче сыйныф укучысы Ханнанова Азалия (укытучылары Шәйхетдинова Флүзә Фаварис кызы) һәм Җәлилнең 2нче урта мәктәбеннән 10нчы сыйныф укучысы Ямаева Камилла (укытучылары Гыйниятуллина Тәнзилә Язкаровна) призер булдылар. Молодцы! Котлыйбыз!