Сарманда «Созвездие-Йолдызлык " фестиваленең зона туры уза

2026 елның 3 марты, сишәмбе

Сарман районының мәдәният йорты ике көнгә яшь талантлар үзәгенә әверелде: 3 һәм 4 мартта биредә «Созвездие-Йолдызлык»республика фестиваленең зона этабы уза. Быел конкурска Сарман, Мөслим, Түбән Кама һәм Зәй районнарыннан 1500дән артык катнашучы җыелды. Иҗат коллективлары өч юнәлеш буенча 220 гә якын номер әзерләгән: вокал, хореография һәм конферанс. Катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова сәламләде. Фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов остазларга балалар үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов патронаты астында уздырыла торган әлеге чараның мөһимлеген билгеләп үтте. Этапка нәтиҗәләр 4 мартта 18: 00 гала-концертта ясалачак. Тур лидерлары Казанга суперфиналга барачак, ул 11-16 апрельдә «УНИКС»КФУ мәдәни-спорт комплексы базасында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International