Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее командасы III Бөтенроссия муниципаль «Служение» премиясенең дипломантлары булды. Безнең өчен бу – үзебезнең туган җиребезне, аның батыр тарихын чын күңелдән яратучыларның хезмәтен тану.
Бу премия – гади генә бәйге түгел. Ул – халыкка һәм кече Ватаныбызга намуслы хезмәт итү үрнәге . Президент Владимир Путин тарафыннан булдырылган әлеге премия муниципаль хезмәткәрләрнең, мәдәният һәм мәгариф вәкилләренең проектларын берләштерә .
Без «Бөек мирас – киләчәк буыннар өчен» номинациясендә катнаштык . Бу номинация – безнең өчен бик якын, чөнки безнең төп бурычыбыз – сугыш һәм хезмәт батырларының, гади кешеләрнең язмышларын, туган якның уникаль тарихын саклап, буыннан-буынга тапшыру.