Хәзерге укучыларны кызыксындыру җиңелләрдән түгел. Алар “туганда ук белеп туалар”. Шуңа алар үзләре турында бик югары фикердә. Күп вакыт өлкәннәргә “динозавр” га караган кебек карыйлар. Ата – ана һәм укытучылар фикеренә өстән генә караган балалар күп. Барысы да димим, араларында шундыйлары күп. Аларны шаккаттыру мөмкин дә түгел кебек.
Менә шундыйрак 9 малайны, Җәлил гимназиясенең 5 нче сыйныфы укучыларын җитәкләп, диярлек, сыйныф җитәкчесе Гарипова Миләүшә Миргасимовна белән бер “кулибин бабай” га алып киттек. Бардык, матур гына исәнләштеләр. Барганда әле алар кая барганнарын бик үк чамаламыйлар иде. Исләре китмәгән кыяфәт белән генә барып җиттек. Кердек ишек алдына. Капканы керү белән матур итеп эшләнгән , нәкъ безнең балачактагы кебек, чыгырлы кое. Шунда ук чиләге дә бар. Кое өсте матур итеп бизәкләп эшләнгән, авызы каплап куелган. Сорыйм берсеннән:
-Бу нәрсә була инде?
-Кое.
-Нигә кирәк соң ул, аның белән ни эшләп була?
-Аннан су алалар.
-Ул су белән нишлиләр?
-Бакчаларга, үсентеләргә су сибәләр.
-Ә суын ничек алалар соң моның?
-Менә бит, чиләге, менә шушы чыгырны әйләндерәләр, сулы чиләк өскә күтәрелә.
-Ә син каян беләсең?
-Безнең авылда да шундый кое бар, без бит авылга кайтып йөрибез.
Күңелем булды, “бу малайда өмет бар”,- диеп уйладым. Алга таба киттек.
Рафис абыйлары безне ияртеп ишек алдын, матур койма, капкаларын күрсәтә - күрсәтә гаражына алып керде. Менә инде монда малайлар берничек тә битараф кала алмадылар. Рафис абыйларының гаражы чып -чын мастерской булып чыкты. Анда токарь станогы да, агач эшкәртү кораллары да, заманча эш корараллары – шөреп боргыч, сандал-чүкеч, тимерне кыздырып бөгә торган станок, без исемен дә белми торган бик күп эш кораллары бар. Һәрберсенең үз урыны, тәртибе сакланып урнаштырылган. Аяк астында бер генә инструмент та аунап ятмый. Салкын кыш көннәрендә эшләгәндә утын ягып ьылытыла торган миче, кызуда вентиляциясе бар. Ә ишек аллары төрлечә матур итеп бизәлгән атынгыч, скамейка, урындыклар белән җиһазланган. Арбасы тагылган тракторы ишек алдында. Үзе ясаган бәрәңге утырта һәм ала торган җайланмасы шунда ук. Барысын да үз куллары белән ясаган. Бер кеше хезмәте дә керми торган бу җайланма кемгә генә ошамас икән! Малайларның күзләре янды, сорау арты сорау бирәләр. Абыйлары аңлата:
-“Менә монда химия почмагы, бу буяу, клей, лакларның һәрберсен файдалана алыр өчен химияне белү кирәк. Ә менә боларын файдалану өчен математика, физиканы белү шарт. Эшне башлар алдыннан менә шушы тактада башта чертежын сызам, уйлыйм, төзәтәм, үзгәртәм. Шулай иткәндә генә уйлаган әйберең син теләгәнчә килеп чыга. Шулай булгач черчениене дә белү кирәк булып чыга. Менә бүген күреп китегез, әгәр кызыксынсагыз кабат килерсез, бергәләп эшләп карарбыз,”- диеп балаларны кызыксындырды Рафис абыйлары. Әле җәй көне умарталыгына алып барырга да ышандырды.
-Анда корт чакмыймы соң? - ди бер малай.
-Чакмас, без аларны чакмаслык итәрбез, ди бабай.
Менә шулай итеп без Сагидуллин Рафис Мөдәрис улында кунакта булып кайттык. Малайларга да, үзебезгә дә бик ошады бу сәяхәт. Укытучылары Миләүшә Миргасимовна: “Их, бу бабай безнең мәктәп өчен менә дигән укытучы булыр иде”, диеп соклануын белдерде. Гап – гади, “Җәлилнефть” идарәсенең 5 нче промыселында эшләгән нефтьчеләр Фәнзия апа белән Мөдәрис абый үстергән бу егеткә мин дә сокландым.
Ветераннар Советы председателе Әнисә МинһаҗеваХәзерге укучыларны кызыксындыру җиңелләрдән түгел. Алар “туганда ук белеп туалар”. Шуңа алар үзләре турында бик югары фикердә. Күп вакыт өлкәннәргә “динозавр” га караган кебек карыйлар. Ата – ана һәм укытучылар фикеренә өстән генә караган балалар күп. Барысы да димим, араларында шундыйлары күп. Аларны шаккаттыру мөмкин дә түгел кебек.
Менә шундыйрак 9 малайны, Җәлил гимназиясенең 5 нче сыйныфы укучыларын җитәкләп, диярлек, сыйныф җитәкчесе Гарипова Миләүшә Миргасимовна белән бер “кулибин бабай” га алып киттек. Бардык, матур гына исәнләштеләр. Барганда әле алар кая барганнарын бик үк чамаламыйлар иде. Исләре китмәгән кыяфәт белән генә барып җиттек. Кердек ишек алдына. Капканы керү белән матур итеп эшләнгән , нәкъ безнең балачактагы кебек, чыгырлы кое. Шунда ук чиләге дә бар. Кое өсте матур итеп бизәкләп эшләнгән, авызы каплап куелган. Сорыйм берсеннән:
-Бу нәрсә була инде?
-Кое.
-Нигә кирәк соң ул, аның белән ни эшләп була?
-Аннан су алалар.
-Ул су белән нишлиләр?
-Бакчаларга, үсентеләргә су сибәләр.
-Ә суын ничек алалар соң моның?
-Менә бит, чиләге, менә шушы чыгырны әйләндерәләр, сулы чиләк өскә күтәрелә.
-Ә син каян беләсең?
-Безнең авылда да шундый кое бар, без бит авылга кайтып йөрибез.
Күңелем булды, “бу малайда өмет бар”,- диеп уйладым. Алга таба киттек.
Рафис абыйлары безне ияртеп ишек алдын, матур койма, капкаларын күрсәтә - күрсәтә гаражына алып керде. Менә инде монда малайлар берничек тә битараф кала алмадылар. Рафис абыйларының гаражы чып -чын мастерской булып чыкты. Анда токарь станогы да, агач эшкәртү кораллары да, заманча эш корараллары – шөреп боргыч, сандал-чүкеч, тимерне кыздырып бөгә торган станок, без исемен дә белми торган бик күп эш кораллары бар. Һәрберсенең үз урыны, тәртибе сакланып урнаштырылган. Аяк астында бер генә инструмент та аунап ятмый. Салкын кыш көннәрендә эшләгәндә утын ягып ьылытыла торган миче, кызуда вентиляциясе бар. Ә ишек аллары төрлечә матур итеп бизәлгән атынгыч, скамейка, урындыклар белән җиһазланган. Арбасы тагылган тракторы ишек алдында. Үзе ясаган бәрәңге утырта һәм ала торган җайланмасы шунда ук. Барысын да үз куллары белән ясаган. Бер кеше хезмәте дә керми торган бу җайланма кемгә генә ошамас икән! Малайларның күзләре янды, сорау арты сорау бирәләр. Абыйлары аңлата:
-“Менә монда химия почмагы, бу буяу, клей, лакларның һәрберсен файдалана алыр өчен химияне белү кирәк. Ә менә боларын файдалану өчен математика, физиканы белү шарт. Эшне башлар алдыннан менә шушы тактада башта чертежын сызам, уйлыйм, төзәтәм, үзгәртәм. Шулай иткәндә генә уйлаган әйберең син теләгәнчә килеп чыга. Шулай булгач черчениене дә белү кирәк булып чыга. Менә бүген күреп китегез, әгәр кызыксынсагыз кабат килерсез, бергәләп эшләп карарбыз,”- диеп балаларны кызыксындырды Рафис абыйлары. Әле җәй көне умарталыгына алып барырга да ышандырды.
-Анда корт чакмыймы соң? - ди бер малай.
-Чакмас, без аларны чакмаслык итәрбез, ди бабай.
Менә шулай итеп без Сагидуллин Рафис Мөдәрис улында кунакта булып кайттык. Малайларга да, үзебезгә дә бик ошады бу сәяхәт. Укытучылары Миләүшә Миргасимовна: “Их, бу бабай безнең мәктәп өчен менә дигән укытучы булыр иде”, диеп соклануын белдерде. Гап – гади, “Җәлилнефть” идарәсенең 5 нче промыселында эшләгән нефтьчеләр Фәнзия апа белән Мөдәрис абый үстергән бу егеткә мин дә сокландым.
Ветераннар Советы председателе Әнисә Минһаҗева