Бөек Ватан сугышы ветераны Исмәгыйлев Габделәхәт Гыйльфанетдин улы вафат булды. Ветеранны соңгы юлга Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озатты. Фәрит Мөнәвирович мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Ветеранның якты истәлеге Сарман районы тарихында һәм анда яшәүчеләрнең йөрәкләрендә мәңгегә сакланыр.