27 мартта Бөтендөнья театр көне билгеләп үтелә. Театр мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәнгать өлкәсен кабул итүнең иң якты, матур һәм аңлаешлы өлкәләрнең берсе булып тора. Театральләштерелгән эшчәнлек балаларга ачылырга ярдәм итә, сүз байлыгын үстерә, аларның эчке дөньясын баетып, көндәлек тормышына онытылмаслык төрлелек кертә. Бүген сабыйларыбыз “Шалкан”, “Чуар тавык”, “Куян кызы”, “Теремкәй” кебек яраткан әкиятләрен бик теләп сәхнәләштерделәр. Һәр герой үзенә бирелгән рольне җиренә җиткереп башкарды. Бәйрәмнәр һәм әкиятләр – балаларга образлар, төсләр, тавышлар дөньясын ача торган ишекнең искиткеч ачкыч ул. Бакчабызда театр көне бик күңелле узды.