"Алёнушка"балалар бакчасында "Бөтендөнья театр көне" н билгеләп үттеләр

2026 елның 27 марты, җомга

"Бөтендөнья театр көне" н билгеләп үтү кысаларында Җәлил бистәсенең 3 нче «Аленушка» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр һәм «Җәлил 2 нче урта мәктәбе» нең “Беренчеләр хәрәкәт”е активистлары театрның тылсымлы дөньясына чумдылар! Укучылар балаларны театрның гаҗәеп дөньясы белән таныштырдылар һәм аның әһәмияте турында сөйләделәр; "Үз кулларың белән шәүлә театры" мавыктыргыч иҗат остаханәсе оештырдылар. Өлкән иптәшләре җитәкчелегендә балалар шәүлә театры өчен персонажлар ясадылар. Ахырда "Беренчеләр хәрәкәте" активистлары "Три поросенка"әкияте буенча театр күрсәттеләр. Чара җылы, дустанә атмосферада узды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар театр турындагы күзаллауларын киңәйтеп кенә калмадылар, өлкән остазлар белән аралашу тәҗрибәсе дә тупладылар, алар үз үрнәкләре белән иҗат итүнең, фантазияләрнең һәм командада эшләүнең мөһимлеген күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International