Катнашучы командалар берничә конкурс сынавына әзерләнгән иде: «Безнең күңелле, дус классыбыз» визит карточкасы, Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган иҗади номер, шулай ук «Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елын гамәлгә ашыру кысаларында ата-аналар, балалар, сыйныф җитәкчесе һәм тәрбия эше буенча киңәшче үзара бәйләнеше: бердәм тәрбия мәйданы» дигән иҗади проектны яклау.
«Дус класс серләре – 2026» республика ата-комитетлары конкурсы ярымфиналында Азнакай, Бөгелмә, Менделеев, Биектау, Сарман, Чирмешән районнары һәм Яр Чаллы шәһәре ата-комитетлары җиңүчеләр булды.
Мондый конкурслар ата-аналарның мәктәп тормышында катнашуын үстерү генә түгел, ә ата-аналар, укытучылар һәм укучылар арасындагы элемтәне ныгыту өчен дә ярдәм итә.