Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында "Карга боткасы" бәйрәмен билгеләп үттеләр

2026 елның 8 апреле, чәршәмбе

Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында «Карга боткасы» бәйрәме узды.Башта балалар бу бәйрәмнең фольклор йолалары турында тыңладылар. Ботка әзерләнгән арада күңел ачтылар: табышмаклар әйтештеләр, яз турында шигырьләр сөйләделәр, «Яулык бир», «Йөзек» кебек милли уеннар уйнадылар. Уеннардан соң барысы да тәмле карга боткасы белән сыйланды. Әлбәттә, ботканы җиргә, күккә, суга һәм каргаларга калдырырга онытмадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International