Бөтенроссия космонавтика көне уңаеннан "Сандугач" балалар бакчасында күңелле чара узды

2026 елның 10 апреле, җомга

Илебездә12 апрель Бөтенроссия космонавтика көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнән безнең балалар бакчасы да читтә калмады. Бүген бездә «Космик киңлектә» исеме астында уенлы иртә үтте. Балалар галәм, орбита, комета, йолдызлар һәм планеталар, беренче космонавт, аларның экипировкалары турында белемнәрен ныгыттылар. «Очарга телисезме» (гимнастика таякчыклары һәм обруч белән ракета җыю), «Космик мусорны җый» (снежколеп белән галәмне пычраткан «чүпләрне» кәрҗиннәргә тутыру) «Космик пазл» дип аталган  ярышлар, «Космос» җырлы-хәрәкәтле уены, «Космик костюмнар» дефилесы – барысы да балалар өчен генә түгел, ә өлкәннәр өчен дә кызыклы мавыктыргыч булды. Бүгенге чара балаларыбызга көне буена җитәрлек күтәренке кәеф һәм позитив эмоцияләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International