25 апрельда Россиядә "Эколяталар көне" бәйрәме билгеләп үтелә. Шул бәйрәм кысаларында бу айда экологик тематик- экоакция һәм экодәрес кебек чаралар уза.
Бүген "ДеньЭколят" көне уңаеннан бездә "Эколята - табигать дуслары һәм яклаучылары" дигән экодәрес үткәрелде. Балалар кешенең дуслары турында фильм карадылар һәм "Минем дустым - эт" дигән темага рәсемнәр ясадылар. Балалар шулай ук "Эколята, алга!" конкурсында катнаштылар. Балаларны барлык чараларда озата барган әкият геройлары Эколята - табигать дуслары һәм яклаучылары Шалун, Умница, Тихоня һәм Елочка. Бу геройлар урманны саклый, анда яшәүчеләр турында кайгырталар. Алар безнең нәниләргә табигатьне якыннанрак белергә, аның белән дуслашырга һәм аны яратырга ярдәм итәләр. ☘️🥀🌞