Бүген безнең балалар бакчасында база мәйданчыгы эше кысаларында "Идел буе халыкларының мәдәниятен өйрәнү" темасына семинар-практикум үтте. Практикум барышында тәрбияче Гайфуллина Р.Ә. зурлар төркемендә "Идел буе халкы вәкилләре математика илендә кунакта" дигән исем астында ачык шөгыль күрсәтте. Балалар Идел буе халыклары турында булган белемнәрен ныгыттылар, Шүрәле әзерләгән буталчыкларны җиңеп чыгап, мари кызына бәйрәмгә әзерләнергә ярдәм иттеләр.
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре Сафина А.Р. белән безне "Әкияти гжель" дөньясына алып бардылар. Алар, Мәскәү өлкәсендә урнашкан Гжель авылының остазларына әверелеп, барыбызга да матур истәлекле бүләкләр әзерләп бирделәр. Шөгыль барышында балалар Идел буенда яшәүче халыкларны исләренә төшерделәр, охшаш һәм аермалы якларын ассызыклап үттеләр.
Шөгыльләрдән соң тәрбиячеләр бу өлкәдә тәҗрибә уртаклашу буенча эшлекле уен, мастер-класслар күрсәттеләр, төрле милләтнең хәрәкәтле уеннарын уйнадылар. Семинар җылы, эшлекле атмосферада узды.