Ел саен үткәрелә торган язгы мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында «Җәлил гимназиясе» ндә традицион өмә узды. Сигезенче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре белән бергәләп, мәктәп территориясен җыештыруга чыктылар. Гимназистлар иртәдән үк бик теләп эшкә керештеләр: чүп-чар җыйдылар, сукмакларны себерделәр, чәчәк түтәлләрен, газоннарны тәртипкә китерделәр. Һәркем уртак эшкә үз өлешен кертте, чөнки туган якның чисталыгы һәм матурлыгы турында кайгырту - үз мәктәбеңә җаваплылык һәм мәхәббәт тәрбияләүнең мөһим өлеше.