Илексаз авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган митинг узды

2026 елның 8 мае, җомга

Бүген Илексаз авыл җирлегендә Илексаз ,Муртыш-Баш,Игәнә-Баш торак пунктларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына митинглар узды. Авыл җирлеге башлыгы Хадиуллин Илшат Хәмбәл улы,Сарман муниципаль районы депутаты Ризатдинов Гәббәс Гәйнетдин улы,Илексаз ветераннар советы рәисе Закирова Әлфия,махсус операцияда катнашучы Карамов Әхтэм  килгән кунакларны, митингта катнашучыларны әлеге искиткеч бәйрәм белән котладылар,иң яхшы теләкләр яңгырады. Илексаз,Муртыш-Баш  клубы хезмәткәрләре һәм «Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары чакырылган кунаклар өчен бәйрәм концерты әзерләделәр. Чара ахырында  Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истэлегенэ бер минутлык тынлык хэм һәйкәлгэ веноклар салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International