Бүген, 8 май, Азалак авыл җирлегендәге Азалак, Юлтимер, Шыгай авылларында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган митинглар үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Габдулгазизов И.Г., район вәкиле Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Мөхлисуллина Л. З., Азалак авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Фарлукшина М.М. митингта катнашучыларны бу күркәм бәйрәм белән котладылар. Авыл халкына иң изге теләкләр яңгырады. Мәктәп укучылары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре чакырылган кунаклар өчен бәйрәм концерты әзерләделәр. Чарада мәктәп, балалар бакчасы коллективлары, авылда гомер итүчеләр, кунаклар һәм тыл ветераннары, махсус операциясендә катнашучыларның әти-әниләре катнашты. Митинг хәйкәл янына веноклар, чәчәкләр салу белән һәм бер минутлык тынлык белән тәмамланды.
Җиңү көне белән! Бөек Җиңү көне белән котлап, барыгызга да тынычлык, бәхет-шатлык, сәламәтлек телибез.