Иске Минзәләбаш авылында гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Гильфанова Разия Нурулла кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны олы бәйрәме белән котлап, Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гәрәева Гүзәл Рифкать кызы Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның, Сарман муниципаль районы башлыгы Ф.М.Хөснуллинның җылы теләкләрен җиткерде һәм истәлек бүләкләрен тапшырды. Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы Айдар Наил улы Габдрахманов та Разия апага тәбрикләү сүзләре әйтеп, истәлекләре белән уртаклашты.