Бүген Сарман районында чәчүлекләрне бәяләү узды. Чарада Сарман районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Сахуриев, «Агрокөч» ширкәтенең үсемлекчелек бүлеге башлыгы урынбасары, шикәр чөгендере үстерү буенча баш агроном Фоат Камалиев, районның җитештерү комплекслары башкарма идарәчесе Илшат Вәлиев, «Россельхозцентр» филиалының район бүлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов, җитештерү комплекслары һәм бүлекчәләре җитәкчеләре, агрономнар һәм башкалар катнашты.
Бәяләү барышында Сарман аграр көллияте, «Сарман», «Җәлил», «Нөркәй», «Родные края»агрофирмалары кырлары каралды. Тикшерү йомгаклары буенча барлык хуҗалыклар да бер үк дәрәҗәдә югары бәя алдылар.