Нигъмәтуллин Фирзән Мәхтүм улы белән хушлашу

2026 елның 3 июне, чәршәмбе

Бүген Азалак авылында Нигъмәтуллин Фирзән Мәхтүм улы белән хушлашу чарасы узды.

Нигъмәтуллин Фирзән Мәхтүм улы 1968 елның 02 ноябрендә Татарстан АССРның Сарман районы Азалак авылында туа. Сарман районының Азалак урта мәктәбендә укый. Сарман һөнәри-техник училищесын тәмамлаган.

Махсус хәрби операция зонасына 2024 елның 8 апрелендә контракт буенча киткән.

2025 елның 07 октябрендә кече сержант Нигъмәтуллин Фирзән Мәхтүм улы Украина, Луганск Халык Республикасы һәм Донецк Халык Республикасы территориясендә махсус хәрби операция барышында һәлак булды.

Сарман районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин хәрби хезмәткәрнең якыннарын югалту ачысын уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Сугышчы истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International