Иске Кәшер авыл җирлегендә милли бәйрэм Сабантуй гөрли

2026 елның 6 июне, шимбә

Иске Кәшер авылында татар халкынын милли  бәйрәме Сабантуй  узды. Авыл җирлеге башлыгы Дәүләтҗанов Раян Назыйф улы халыкны һәм кунакларны бәйрәм белән котлады. Алга таба чара программасында балалар һәм өлкәннәр өчен төрле уеннар һәм конкурслар булды, чакырылган артист – Раил Габдуллин  үзенең дәртле җырларын бүләк итте, уеннарны оештырды. Бәйрәм якты, күңелле, бай булды. Чараны оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Бигрәк тә  депутатларыбызга,иганәчеләребезгә. Барсына да сэламәтлек, гаилә иминлеге телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International