Бүген Кәүҗияк авылында Сабантуй узды. Авылдашларыбызга шундый матур бәйрәм бүләк иткәннәре өчен Фәүзимә Таҗылмардан кызына, улы Илфатка зур рәхмәт. Аларга сәламәтлек, иминлек телибез. Алып баручылар Илнар Хөсәенов, Айгөл Миндияр, Гөлназ Солтанова Сабантуйны бер сулышта үткәрделәр. Һава торышына карамастан, балалар да, өлкәннәр дә ял иттеләр. Сабантуйда катнашкан һәркемгә зур рәхмәт.