Янурыс авыл җирлегенең Янурыс авылында Сабантуй

2026 елның 8 июне, дүшәмбе

Янурыс авылында милли бәйрәм-Сабантуй узды. Авыл халкын һәм кунакларны бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәдиева Азия Әсхәдулла кызы котлады. Алга таба чара программасында балалар һәм өлкәннәр өчен төрле уеннар һәм конкурслар булды, кунакларга Рәсим Фасыйхов һәм Нәзир Сабиров үзләренең дәртле җырларын бүләк иттеләр. Бәйрәм якты, күңелле, бай булды. Чараны оештыруда һәм уздыруда катнашканнарның барысына да рәхмәт белдерәбез. Бигрәк тә иганәчеләребезгә зур рәхмәт. Барыгызга да нык сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International