Азалак авылында гомер итүче Фатихова Рәкыйга Шәехсолтан кызына 90 яшь тулды. Олы юбилее белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Ф.М. Хөснуллин исеменнән аны Азалак авыл җирлеге башлыгы И. Г. Габделгазизов тәбрикләде. Рәкыйга Шәехсолтан кызына тирән ихтирам һәм рәхмәт йөзеннән район Башлыгы Фәрит Хөснуллинның рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Юбилярга чын күңелдән нык сәламәтлек, күңел җылысы, кадер-хөрмәт һәм озын гомер телибез.