Математика буенча БДИ

2026 елның 8 июне, дүшәмбе

Бүген, 8 июнь көнне, 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар математикадан мәҗбүри БДИ тапшыралар Бу көнне укучылар берьюлы ике дәрәҗә буенча имтихан язалар: профиль һәм база. Исегезгә төшерәбез: математика (теләсә кайсы дәрәҗәдә) урта гомуми белем турында аттестат алу өчен кирәк. Профиль дәрәҗәсен 57 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшыра. База дәрәҗәсе-37. Профильле математика буенча БДИда билгеләнгән минималь балл 27 балл тәшкил итә. База математикасы буенча БДИ биш баллы бәяләү системасы буенча бәяләнә. Аттестат алу өчен имтиханда катнашучыга кимендә өч балл җыярга кирәк. Кабат тапшырулар һәм нәтиҗәләр турында мөһим мәгълүмат: Имтиханнарда катнашучылар математикадан БДИ һәм ДВЭ нәтиҗәләрен 23 июньдә үз мәктәбендә белә алачак Имтиханда канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗә алган, шулай ук сәламәтлеге буенча имтиханны вакытыннан алда тәмамлаган яки документлар белән расланган җитди сәбәпләр аркасында имтиханга килмәгән чыгарылыш сыйныф укучылары математиканы база яки профиль дәрәҗәсендә резерв срокларда – 23, 24 һәм 25 июньдә кабат тапшыра алачак. Исегезгә төшерәбез: база дәрәҗәсендәге математика БДИ нәтиҗәсе аттестат өчен генә кирәк. Ә менә профиль дәрәҗәсе нәтиҗәсе югары уку йортына кергәндә дә исәпкә алына.

 Барлык чыгарылыш укучыларына уңышлар һәм тынычлык телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International