Рус теле көне-ел саен 6 нчы июньдә билгеләп үтелә торган бәйрәм. Бу дата хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы булып саналган шагыйрь Александр Сергеевич Пушкинның туган көненә багышланган. МБГББУ "Җәлил гимназиясе" нең 7 нче А сыйныфы укучылары өчен бистәдәге балалар китапханәсенә экскурсия оештырылды. Укучылар бөек шагыйрь А.С. Пушкинның тормышы һәм иҗаты турында кызыклы фильм карадылар. Шулай ук эрудиция һәм тапкырлык күрсәтеп, «Пушкин әкиятләре дөньясында» әдәби викторинасында актив катнаштылар.