Шыгай авылында гомер итүче Гыйльфанова Фәния Заһит кызына 90 яшь тулды. Олы юбилее белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Ф.М. Хөснуллин исеменнән аны Азалак авыл җирлеге башлыгы И. Г. Габделгазизов тәбрикләде. Фәния Заһит кызына тирән ихтирам һәм рәхмәт йөзеннән район Башлыгы Фәрит Хөснуллинның рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Юбилярга чын күңелдән нык сәламәтлек, күңел җылысы, кадер-хөрмәт һәм озын гомер телибез.