XVII балалар иҗатының төбәк фестивалендә 80 нән артык бала катнашты. Балалар башка жанрда чыгыш ясаучыларны күрделәр, яңа дуслар таптылар, аралаштылар, Һәм түземсезлек бәлән урыннарны игълан итүләрен көттеләр. Көтүләр бушка булмады, Сарман балалар сәнгать мәктәбе укучылары барысы да бүләкле урыннар яулап кайтты. 2 урынга лаеклылар рәтендә: Бадертдинова Рүзилә – ( җитәкчесе Хамидуллина Расиха Мугалляфовна), Габдрахманова Лиана – ( җитәкчесе Хазиева Резеда Рафисовна), Гайфутдинова Эльвина – (җитәкчесе Хазиева Резеда Рафисовна). 3 дәрәҗәле дипломнар белән Антонова Лиана - (җитәкчесе Хамидуллина Расиха Мугалляфовна), Гайнемова Рузана- (җитәкчесе Фартдинова Райса Ибрагимовна) бүләкләнде. Концертмейстер вазифасын мәктәп директоры Илһам Бакирович Шакиров башкарды.