Мәрхәмәтлелек бакчасы

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
25 апрельдә Петровка мәктәбендә башлангыч класс укучылары өчен мавыктыргыч, тирән эчтәлекле чара узды. 4 класс укучылары класс җитәкчеләре Шарифьянова Әлфия Алисовна ярдәме белән “Мәрхәмәтлелек бакчасы” тудырдылар. Кичәдә яхшылык, аның кешелек тормышында тоткан роле турында фикерләр күп әйтелде.
Тамашачылар белән берлектә “Мәрхәмәтлелек бакчасына” агачлар утырттылар:
Беренче агач “Мәрхәмәтле йөрәк”
Икенче агач “Яхшылык турында мәкальләр”
Өченче агач “Яхшылык кая качкан?”
Дүртенче агач “Яхшы эшләр җыелмасы”
Бишенче агач “Яхшы сүзләр”
Алтынчы агач “Дуслык агачы”
Бәйрәм кичәсе дуслык турында җыр белән дәвам итте. Укучылар “Син яхшы кешеме?” тестын чиштеләр.
4 класс укучылары яшьтәшләренә яхшылык, мәрхәмәтлелек хисләренең һәркемдә тәрбияләнергә тиешлеген аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International