“Өметләнеп яшик җирдә”

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе

Өчөйле Саклау мәдәният йортында “Өметләнеп яшик җирдә”дигән исемдә инвалидлар көне узды. Актүбә инвалидлар җәмгыятенең рәисе , җырчы Ләйлә Карамова , җырчылар Мәрьям Диярова, Риф Дияров, Азнакайдан күрү мөмкинлекләре чикләнгән Гүзәл Ильясова, Валерий Зиннатуллин үзләренең моңлы, матур җырлары, үзәк өзгеч гармуннар белән уйнап авыл халкын сөендерделәр. Азнакай гүзәле Гүзәл Ильясова инәгә җеп саплап күрсәтүе,үзенең кул эшләрен халык кулдан - кулга йөртеп куанып карадылар.Соңыннан авыл җирлеге башлыгы Альфис Файзрахман улы районның Ветераннар Советының “Рәхмәт хатын” һәм “Оста куллар” түгәрәгенең балалар көченнән Г.Хаертдинова җитәкчелегендәге эшләнгән истәлек бүләкләрен тапшырып, рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International