3 декабрь Билгесез солдат көне буларак билгеләп үтелә. Шул кадәр авыр сугышны җиңеп чыккан геройларыбыз исемен мәңгеләштерү максатыннан үзебезнең якташларыбызның сугыш һәм тормыш юлларын чагылдыруны дәвам итәбез.
Хамитов Гилмехамат Зиятдин улы 1920 елның 1 маенда Сарман районы Кәүҗияк авылында туган. Ватан сугышына 1941 елның 28 декабрендә китә. 1942 елда Смоленск өлкәсенә эләгеп, артиллерия полкында хезмәт итә. Төгәл, үз вазифаларын җиренә җиткереп башкаруын күреп, аны артиллерия разведчигы итеп куялар. Рантамак авылыннан чыгып киткән егет ярты Европаны җәяүләп гизә: Смоленск, Калинин өлкәләрен, Эстониянең Тарту, Латвиянең Рига шәһәрен азат итүдә катнаша. Яраланып госпитальгә эләгә. Дәвалангач, үз полкына кире кайта. 1945 елның 14 апрелендә полкташлары белән дошман җиренә аяк баса. Берлинны алуда, Рейхстагны штурмлауда катнаша.
Сугыштан соң Сарман промкомбинатында гармун төзәтү остасы булып эшли, фотограф һөнәрен үзләштерә. 1947 елда Расиха апа белән тормыш коралар. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.