10 нчы декабрь көнне Җәлил бистәсендә Чечня Республикасында контртеррористик операциянең 20 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш булды. Бу чарада барлык мәктәпләрнең дә өлкән сыйныф укучылары катнашты. Мемориал комплекста венок салдылар, хәрби комиссар Д. Гасанов һәм башка офицерлар чыгыш ясады. Ахырда фильм күрсәтелде. Бу чара яшүсмерләрнең хәрби-патриотик тәрбиясенә уңай йогынты ясый.