28 нче ноябрь көнне Җәлил бистәсе китапханәсендә”Әниләр көне” үткәрелде. Бу кичәне китапханә мөдире Гүзәлия Нух кызы алып барды. Бәйрәмгә китап сөючеләр, “Җәлил чаткылары” әдәби берләшмәсе әгъзалары һәм һәрбер мәктәпнең 5 нче сыйныф укучылары һәм укытучылар чакырылган иде. Алар үзләренең әниләре турында ятлап килгән шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар. Безнең мәктәптән 5 нче Б сыйныфы укучылары Вәлиев Рәзил, Абдуллина Элина катнаштылар һәм “Җәлил шәһәр тибындагы поселок” муниципаль берәмлеге грамотасы, Индус Мәрдәншинның соңгы чыккан китабы белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызга киләчәктә дә уңышлар телибез!