Мәдәният елын йомгаклау тантанасы

2014 елның 23 декабре, сишәмбе

19 декабрь көнне Сарман мәдәният йортында Мәдәният елын йомгаклауга багышланган тантана узды. Аны муниципаль район башлыгы урынбасары Гәрәева Гүзәл Рифкать кызы ачып җибәрде һәм чыгыш ясады, иң яхшы эшләүчеләргә “Мәдәният өлкәсендә уңышлары өчен” күкрәк билгесе, муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Кичә барышында Татарстан Республикасы җирлекләрендә урнашкан мәдәният учаклары арасында үткәрелгән конкурста “Иң яхшы мәдәният хезмәткәре” һәм “Иң яхшы мәдәният учреждениясе” номенациясендә җиңүчеләргә акчалата бүләк тапшырылды. Авыл җирлекләре арасында “Иң яхшы мәдәният йорты”, “Иң яхшы китапханә”, “Иң яхшы мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булучылар , тырыш хезмәт куйган мәдәният хезмәткәрләре мәдәният бүлегенең Маклау кәгазьләре белән бүләкләнделәр. Тантатна үзешчән сәнгать коллективлары һәм аерым башкаручыларның катнашында бәйрәм концерты белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International