Энгель Фәттахов: "Безгә Сармандагы кебек ресурс үзәкләре кирәк"

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе
– 2014 ел һөнәри белем бирү системасында тамырдан үзгәрешләр елы булды, - диде һөнәри белем бирү үсеше мәсьәләләре буенча Сарман аграр көллияте базасында узган йомгаклау киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.

Быел без республиканың әйдәүче предприятиеләре өчен эшче кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәкләре булдыра башладык. Шуларның берсен бүген Сарманда күрдек.
Күләмле акчалар юкка гына салынмаган, үзәктә бар да шәп эшләнгән. Дүшәме көнне узган бу киңәшмәдә республиканың һөнәри белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, Мәгариф һәм фән, Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыклары, Татарстан Републикасының мәгарифне үстерү институты, «Агрокөч төркеме» җәмгыяте белгечләре катнашты. Алар һөнәри белем бирү өлкәсендә ел дәвамында эшләнгәннәргә нәтиҗә ясадылар, алга планнар куйдылар.
Киңәшмәдә катнашучылар иң элек «Нөркәй» агрофирмасының машина-трактор станциясендә булып, техникаларның кышкы сакланышка куелышы белән таныштылар. Агрофирма районда эшләүче инвестор – «Агрокөч төркеме» җәмгыяте составына керә. Инвестор районга 2005 елда килгән иде. Шул чордан бирле төп капиталга инвестицияләр күләме 2691 миллион сум тәшкил иткән. Соңгы елларда район бөртек, шикәр чөгендере җыеп алу һәм тапшыру буенча республикада әйдәүчеләр рәтендә бара. Быел республикада җитештерелгән барлык рапсның 10 проценты безнең район өлешенә туры килә. Яңа технологияләр үзләштерү, заманча техникаларда эшләү, билгеле, беренче чиратта, инвестор килүгә бәйле. Агрофирмаларда аграр көллият әзерләгән белгечләр эшли, ә алар, үз чиратларында, укучыларны өйрәтү өчен, кышка эштән бушаган техникаларын көллиятнең мастерскойларына куеп торалар иде. Хәзер исә, һөнәри белем бирүдә дуаль укыту системасы тормышка ашырыла башлагач, бу хезмәттәшлек ныгыячак кына. Әлеге система буенча белгечләр әзерләүнең теоретикөлеше – аграр көллияттә,ә практик өлеше эш урынында – агрофирмаларда үтәргә тиеш була. Дуаль система кадрлар әзерләүдә предприятиеләрнең дә, безнең очракта, “Агрокөчтөркеме”нең финанслашуын да күздә тота.
Ресурс үзәге булдыру өчен көллияткә капиталь ремонт һәм реконструкция эшләренә – 63 миллион сум, җиһазлар кайтартуга 50 миллион сум акча бүленгән. Көллиятнең машина-трактор паркындагы элекке ашлык амбары реконструкцияләнеп, биредә уку кабинетлары, лабораторияләр булдырылган. Киңәшмәдә катнашучыларга студентлар лабораторияләрдәге стендларның эш принципларын сөйләп кенә калмадылар, эшләтеп тә күрсәттеләр. Биредә тырма тешләре, культиватор һәм сабаннарның эшче органнарыннан башлап, печән җыйгычлар, ашлама кертү, фермалардагы тораклардан тирес чыгару җайланмаларына кадәр урнаштырылган. Мастерскойларда агрофирма басуларында эшли торган техника үрнәкләре дә бар иде. “Агрокөч төркеме” җәмгыяте генераль директоры Илдар Гыймадиев үзебезнең илдә чыгарылган, чит ил техникасыннан берние белән дә калышмаучы тракторларны аеруча мактады. Көллиятнең төп уку корпусында да яңа лабораторияләр җиһазландырылган. Биредә хәтта “КамАЗ” автомобиленең динамик платформадагы тренажерын да күрергә була. Болар, билгеле, уку процессын, бердән, кызыклы итә, икенчедән, материалның үзләштерелүен җиңеләйтә. Димәк, укытучылар нәтиҗәлерәк эшли.
Энгель Фәттахов боларның барысыннан да бикканәгать калды. Ул шулай ук көллиятнең яңа спорт залын карады. Ә аңа кадәр ул Сарманның яңа микрорайонында төзеләчәк балалар бакчасы урынында булды, аның төзелешенә ярдәм итәчәгенә ышандырды. Республикада бу уку елында 9нчы сыйныфны 36 мең бала тәмамлап, шуларның яртысы укуларын көллиятләрдә яки техникумнарда дәвам итәргә булган.
“Аларга белем бирү өчен без ныклы база булдырырга тиешбез, менә Сармандагы кебек”, - диде Энгель Нәвапович, киңәшмәнең пленар өлешен ачып. Ул районда инвестор белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырылуын да билгеләп үтте.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин, киңәшмәдә катнашучыларны сәламләгәннән соң, кыскача гына районның социаль-икътисади хәле белән таныштырды. Әаннан сүз һөнәри белем бирү учреждениеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында дәвам итте. Аның мониторингы белән Мәгариф һәм фән министрлыгының Һөнәри белем бирү идарәсе начальнигы Тимерхан Алишев таныштырды. Иң элек ул ел да үткәрелеп килүче Ярминкә эшчәнлегенә тукталды. Аның күрсәткечләре буенча Сарман аграр көллияте табышлылар рәтендә икенче урында тора. Уку хуҗалыкларының 1 ноябрьгә булган рейтингында да көллият уңышлылардан исәпләнә. Тимерхан Булатович планлы һәм планлы булмаган тикшерүләр нәтиҗәләре белән таныштырды. Алар барышында киләчәктә нәрсәгә игътибар юнәлтеләчәгенә басым ясады. Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов үз чыгышында республикада һөнәри белем бирүүсешенең узып баручы елда төп нәтиҗәләре дип биш ресурс үзәге булдырылуны, WorldSkills Russia һөнәри осталык чемпионатларының үсеш алуын (2019 елда дөнья чемпионаты Казанда узарга мөмкин), Һөнәри белем бирүне үстерү институты оештырылуны атады. Ул киләсе елга 9 ресурс үзәге булдыру буенча проектларның раслануын, грантлар системасының дәвам иттереләчәген һәм аның гомуми фәннәрдән белем бирүче укытучылар өчен дә кертелүен әйтте. Киңәшмәдә шулай ук һөнәри белем бирү учреждениеләрендә, мәктәпләрдәге кебек, электрон эш башкару кертелү(электрон зачет кенәгәсе,уку планнары һ.б.), дуаль укыту системасын җәелдерү турында сөйләштеләр.

Рәмис Шәймиев, аграр көллиятнең IV курс студенты:
– Лабораторияләрдә техник стендлар урнаштырылгач, кызыклырак та, уңайлырак та. Менә, мәсәлән, гидравлика стендында кырык дүрт төрле лаборатор эш эшли алабыз. Бу техника янында үткәрәсе тикшерү эшләрен шушында башкару мөмкинлеге бирә.

Энгель Фәттахов:

– Сарманда шундый ресурс үзәге булдыру ул әле “Агрокөч төркеме” булышлыгына гына түгел,ә көллиятнең яхшы җитәкчесе булуга да бәйле. Мин үзем элегрәк бу районда эшләгән кеше буларак, белем бирү учреждениесенең ничек үзгәрүен яхшы аңлыйм һәм Зөбәер Зәйнетдиновичның тынгысызлыгын билгеләп үтми булдыра ал-мыйм. Көллиятнең эше-нең “эчтәлеге” бар.
Энҗимә ГАБДРӘХИМОВА.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International