21 февраль көнне Чаллы картодромында "Кыш-2015" кышкы картинг буенча шәһәр Кубогының өченче соңгы этабы узды. Гомуми зачетта чемпион исеменә көрәшергә картодромда Татарстан, Ульяновск, Сыктывкар, Ижевск һәм Пермь ярышчылары җыелды.
Картодромда җанатарлар күп килгән иде. Өченче этапның оештыручысы булып «КАМАЗ-Мастер» командасы чыкты.
Шуны әйтергә кирәк, шимбә ярышының нәтиҗәләре икенче этапныкыннан нык аерылмады. «Микро» классында тугыз яшьлек Сарман егете Артур Загиров тагын үзененең төп конкурентларын Алабугадан Данила Морковкинны һәм Азнакайдан Әмир Динмөхәммәтовны узды. Шулай итеп, гомуми зачетта Артур үзенең классында чемпион булды.
Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.