Җәлил поселок китапханәсенең балалар бүлегендә батырлык дәресе

2015 елның 24 феврале, сишәмбе
Җәлил поселок китапханәсенең балалар бүлегендә Азнакай районы Илбәк авылы укучы балалары, укытучылары һәм китапханәчесе кунак булдылар. Кунакларны бәйрәмчә бизәлгән зал,матур итеп оештырылган китап күргәзмәләре каршы алды. Алар өчен китапханә буенча экскурсия, татар халкының бөек улы Муса Җәлилнең тууына 109 ел тулуга багышланган “Герой шагыйрь – Муса Җәлил” исемле батырлык дәресе үткәрелде. Китапханәчеләр презентация күрсәттеләр, викторина үткәрделәр, “Син безнең хәтердә” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Актив укучылар призлар белән бүләкләнде. Герой шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе белән танышыргабарлык китап сөючеләрне чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International