21 февраль көнне Иске Минзәләбаш мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышлап "Ир солтаны - ил күрке" дип исемләнгән зур күләмле бәйрәм концерты оештырылды. Авыл халкы үтенече буенча бәйрәмнән җыелган барлык керем Галеева Гүзәлне сәламәтләндерү ярдәм фондына тапшырылачак.