1920 елның февраль-март айларында Кама аръягында узган “Кара кош” фетнәсенә 95 ел вакыт узып киткән. Фетнә кубу сәбәпләренең берсе халыкның ачуын китергән продразверстка. Хуҗалыкта артып калган ашлыкны гына түгел чәчү орлыгын да хөкүмәткә тапшырырга кушалар. Бу вакыйгалар кулакларның гына көчле ризасызлыгын тудырып калмый, халыкның 60% тәшкил иткән крестьянарның да Советка булган өметләрен өзә. “Бетсен коммунистлар!” лозунгысы астында фетнәчеләр коммунистлар яклы булганнарны юк итәләр.
Документлардан күренгәнчә Петровка спирт заводын да фаҗига була. Минзәлә отрядыныннан сакка калган барлык сакчыларны фетнәчеләр үтереп бетерәләр һәм завод директоры Сәгыйдуллин Хәбибулланы завод ишек алдына куелган фонарь баганасына асып куеп астына ут төртеп яндыралар.
Сәнәкчеләр фетнәсе вакытында ике яктан да корбаннар күп була. Тарих турында фикер йөрткәндә аны үз теләгебез буенча төзәтеп тә, үзгәрешләр кертеп тә булмый. Ничек бар шулай кабул итеп анализлап кына була.