Сугыш геройлары турында

2015 елның 27 марты, җомга
Нуриева Рәшидә Харис кызы Зур Нөркәй авылында туа. Сугышка кадәр Харьков шәһәрендә эшли. Сугышка да шуннан китә. Харьковтан Сталинград шәһәренә Волга елгасы аша күпер салырга җибәрәләр.

1942 елда туган ягына, Сарманга кайта. Эшкә керә. Әмма 1943 елның 3 маенда сугышка китергә хәбәр килә. 3 ай укудан соң, Киевка почта бүлегенә эшкә җибәрәләр. Шунда сугыш беткәнче хезмәт итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International