Зур Нөркәй авылында Өлкәннәр көне.

2015 елның 3 октябре, шимбә

"Көзләрдә дә язлар кабатлана"- әнә шундый исем астында Зур Нөркәй авыл җирлеге өлкәннәр көнен билгеләп үтте. Табын артына җыелган өлкәннәребезне авыл җирлеге башлыгы  Гайсин Р.М., "Нөркәй" агрофирмасы җитәкчесе урынбасары Шайхеразиев Х.Ш. һәм ветераннар советы җитәкчесе Абдуллина Н.Ф. бәйрәм белән котладылар. Бәйрәм табыны өлкәннәребез катнашында концерт номерлары белән үрелеп барды. Лена апа, Фәридә апа, Массар абый, Рәшит абый, Ильяс абый, Рәшидә апа,Наҗия апа, Гөлчирә апа, Тәскирә апа, Зөхрә апа, Миндога апалар җырлавы, Нурсинә апаның өздереп биюе һәркемнең күңеленә хуш килде. Ә авылыбыз җирлеге   башлыгы Рәшит Гайсинның баянда уйнавы, бу бәйрәмне тагын да җанландырды. Соңыннан   Котдус мулла ашка, табынны оештыручыларга рәхмәт әйтеп, дога кылды. Авыл башлыгы табынны оештыруда ярдәм иткән иганәчеләргә, аерым алганда, "Нөркәй" агрофирмасы җитәкчесе Гильметдинов Вазих Раифовичка, авыл советы депутаты Гинятуллин Дамир Разиновичка, "Нөркәй" икмәк пешерү комбинаты җитәкчесе -эшмәкәр Халиков Ленар Рубисовичка, Юлтимер кирпич заводы баш инженеры - депутат Мазитов Илшат Ренатовичка, " Гүзәл"   һәм "Нөркәй" магазины эшмәкәрләренә зур рәхмәтләрен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International