Александровкада отчет җыелышы үтте

2016 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Кичә Александровка авыл җирлегендә отчет җыелышы узды.

Җирлек башлыгы Рафаэль Хәйруллин һәм "Җәлил" агрофирмасы директоры Эдвард Төхбәтуллин узган ел башкарылган эшләр турында сөйләделәр. Полициянең участок уполномоченные Илназ Бадыйков криминоген хәлне яктыртты. Александровка авылы ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Фалия Әхмәтҗанова үз өлкәсенә кагылган мәсьәләләргә туктатылды. Район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева җирлек халкын районның социаль-экономик үсеше белән таныштырды, халыкка тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Җыелышларда район оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре дә катнаштылар.

Соңыннан җыелышларда катнашучы район һәм оешмалар җитәкчеләре һәм белгечләре җирлек халкының сорауларына җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International