Бүген, 27 январьдә, Карашай-Саклау авыл җирлегендә гражданнар алдында отчет җыелышы узды.
Бу җыелышта район Башлыгы урынбасары, район прокуроры, "Нөркәй" агрофирмасы директоры, район оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнаштылар
Җирлек башлыгы Вероника Хөсниева һәм "Нөркәй" агрофирмасы директоры Вазыйх Гилметдинов узган ел башкарылган эшләр турында сөйләделәр. Полициянең участок уполномоченные Рәсим Сафин криминоген хәлне яктыртты. Район Башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева җирлек халкын районның социаль-экономик үсеше белән таныштырды, халыкка тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Җыелыш ахырында катнашучы район һәм оешмалар җитәкчеләре һәм белгечләре җирлек халкының сорауларына җаваплар бирделәр. Авыл җирлегендә яшәүче, юбилейларын үткәрүчеләргә бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.