Бүген Карашай Саклау авыл җирлегендә «Хуҗалык итүнең кече формаларын җәелдерү һәм авылда халыкның эш активлыгын арттыру» дигән темага семинар-киңәшмә узды. Анда муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, урынбасары Гүзәл Гәрәева, авыл җирлекләре башлыклары, оешма җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүче эшмәкәрләр, кече фермалар хуҗалары, «ДаМилк» ҖЧҖ, «Россельхозбанк» вәкилләре катнашты.
Кече хуҗалык итү формаларына, белгәнебезчә, шәхси хуҗалыклар, крестьян-фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы кооперативлары керә. Авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукциянең яртысы диярлек шулар өлешенә туры килә. Ул безнең районда да шулай. Әмма бу, шуның белән тынычланырга ярый, дигән сүз түгел. Авыл хуҗалыгы продуктлары белән үзебезне үзебез тәэмин итәргә тиешлегебез турында иң югары мөнбәрләрдән сөйләнә. Бу, бер яктан, азык-төлек базарында кемгәдер бәйле булудан азат итсә, икенчедән, авыл халкын эшле итү, аның өстәмә керем алуына, тормыш шартларын яхшыртуга ирешүдә дә адым булып тора. Ә, эшлим, дигән кешегә уңай алшартлар тудырылмый, дип, бүген берәү дә әйтә алмас. Республикада бу юнәлештә булдырылган программалар турында без дә язып, сөйләп торабыз, авыл җирлекләре башлыклары да хәбәрдарлар.
Узган елда авыл кешесе өчен тагын берничә программа барлыкка килде. Аларның берсе – кече минифермалар төзүчеләргә 200 мең сумга кадәр дәүләт ярдәме. Карашай Саклау авыл җирлегендә бу яңалыкны бик тиз тотып алдылар, һәм дүрт гаилә шул ярдәмнән файдаланды. Быел тагын бишесе теләк белдергән.
Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин да, семинар-киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп, Карашай Саклау авыл җирлеген бу юнәлештә эшләүдә үрнәк итеп китерде. Ул авылда кече хуҗалык итү формаларын җәелдерүнең әһәмиятенә тукталды, эшләрне тагын да активлаштырырга өндәде. Районда узган елда бу өлкәдә ирешелгәннәр һәм кече хуҗалык итү формаларына ярдәм чаралары турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, районда 68 крестьян-фермер хуҗалыгы, 39 гаилә фермасы эшли. Крестьян-фермер хуҗалыкларының үз милкендә һәм арендага алынган 4409 гектар җирләре бар. Бүгенге көндә алар 1508 баш мөгезле эре терлек, 841 баш дуңгыз, 1264 баш сарык асрыйлар. Узган елда фермер хуҗалыклары 2836 тонна сөт, 352 тонна ит җитештергәннәр. Алар «Гаилә фермалары төзү», «Фермер хуҗалыклары базасында гаилә фермаларын үстерү», «Эшләрен башлап җибәрүче фермерларга ярдәм» программаларында катнашып, барлыгы 58 миллион сумлык грантлар отканнар.
Шулай да бүген авылны әле шәхси хуҗалыклар тота. Районда 9 меңнән артык шәхси хуҗалыкта 7524 баш мөгезле эре терлек, 8925 баш сарык һәм кәҗә, 267 баш ат, 142 баш дуңгыз, 33 меңнән артык кош-корт асрала, 5849 баш умарта бар. Былтыр алар 7150 тонна сөт, 888 тонна ит җитештергәннәр. Шәхси хуҗалыклар да дәүләт ярдәменнән файдаланалар. Мәсәлән, сыер һәм кәҗә асраучыларга 8 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән, 33 шәхси хуҗалыкка, «40х60» программасы буенча сөт саву җайланмалары алу өчен, 201 мең сум күләмендә субсидия бирелгән. Кече ферма төзүче 9 хуҗалык 200 мең сумлык ярдәмне алган. Ә шәхси хуҗалыкларда сыерларның кимүенә йогынты ясаучы факторларның берсе дип идарә җитәкчесе алардан сатып алына торган сөткә бәянең түбән булуын атады.
Аграр тармак үсешен, сүз дә юк, авылда яшьләрне күбрәк калдыруга ирешеп, яхшы белгечләр җәлеп итеп тотрыклыландырып була. Тик әлегә авыл тормышы һәм анда хезмәт кую яшьләрне кызыксындыра алмый. Шулай ук моңа кадәр хуҗалыгында терлек асрамаганнарга сыер асрарга кушу да реаль түгел, шуңа күрә бүген абзарында малы булганнарга күбрәк йөз тотыла.
Семинар-киңәшмә кысаларында үз хуҗалыкларында күпләп сыер асрап, иң күп сөт тапшыручыларны бүләкләп үттеләр. Муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева әйтүенчә, бу кызыксындыру чарасы конкурс рәвешендә оештырылган. Анда җиңгән унике гаиләне сәхнәгә чакырып, саву аппаратлары бүләк иттеләр.
Альберт Шәрипов:
– Быел гамәлдәге программаларга өстәмә рәвештә алты юнәлештә дәүләт ярдәме каралган. Шулай ук быелдан «Татарстан Республикасы территориясендә шәхси хуҗалыкны үстерүгә ярдәм буенча дәүләт программасы турында»гы закон эшли башлый. Ул хуҗалыкларның үсешенә, мал-туар, кош-кортларның артуына стимул булыр, дип ышанабыз.
Гөлшат, Рамил Габдуллиннар, Яхшыбай авылы:
– Без, кече фермалар төзү программасында катнашып, 200 мең сум субсидия алдык. Бүген 28 баш мөгезле эре терлегебез бар, аларның 15е – савым сыерлары. Азык әзерләргә чапкычлы «МТЗ-80» тракторы алдык, җир алу уебыз да бар. Авылга бабай нигезенә кайттык, йорт салырга җыенабыз. Бүген саву аппараты бүләк иттеләр, рәхмәт. Без моңа шат.
Семинар-киңәшмәнең практик өлешендә Айдар Миңнуллин, Фирдәвес Әхәтовның кече фермаларында, Таһир Мөхәммәтовның ат фермасында булдылар. Зинфира, Айдар Миңнуллиннар хуҗалыгында бүген 6 савым сыеры һәм бер тана бар, Әхәтовларда сыерларның баш саны 13кә җиткән. «Сөтне, эшкәртеп, шәһәргә сатуга да җибәрәбез, сөт җыючыга да тапшырабыз, - ди Рәзидә ханым. – Субсидия безгә зур ярдәм булды. Җирлек башлыгы Вероника Хөсниеваның тынгысызлыгы нәтиҗәсе дә ул аны алу. Аңа, район җитәкчеләренә зур рәхмәт. Мондый программалар алга таба да эшләсен».
Таһир Мөхәммәтов ун еллап инде атчылык белән шөгыльләнә. Өч биядән башланган фермада бүген 26 ат бар – бияләрне колынлаткан, колыннарны сатып та алган. Сабантуйларда чабышларда Карашай Саклаудан килгән атларның урын алуын ишетсәгез, шушы фермада тәрбияләнүчеләр булыр. Таһирның кызы Рәзилә Сарманда гына түгел, күрше-тирә районнарда да ат чабышларында катнаша һәм урыннар ала.
Соңыннан семинар-киңәшмәдә катнашучылар эшмәкәр Илдар Зәйнуллинның шушы җирлектә булдырган кошчылык фермасы белән таныштылар.
Авылда эшмәкәрлек белән шөгыльләнердәй актив һәм инициативалы кешеләрне барларга кирәк. Җирлек башлыклары бу семинар-киңәшмәдә башларына салып куйган уйларның берсе – шулдыр. Бу аларның үзләре өчен гаилә кереме булса, район өчен – халыкны сыйфатлы продукция белән тәэмин итү, бюджетны тулыландыру.
Энҗимә Габдрәхимова