А яки дуңгыз гриппы кызу темплар белән тарала. Инде кайбер төбәкләрдә үлем очракларының теркәлүе дә билгеле. Белгечләр әйтүенчә, гриппның иң югары ноктасы февраль аена туры киләчәк. Аннан ничек сакланырга? Безнең район бу афәткә каршы көрәшкә әзерме? Табиб-эпидемиолог Булат Шәйхеләгъзам улы Шәймарданов белән әңгәмәбез – шул хакта.
– А гриппының иң киң таралган билгеләре нинди?
– Югары температура, ютәл, томау, тамак төбендә, мускулларда авырту барлыкка килү, баш авырту, сулыш алу ешаю, конъюнктивит. Кайбер очракларда сезонлы гриппка хас булмаган билгеләр дә була. Мәсәлән, ашказаны-эчәк эшчәнлеге бозыла, авыруның күңеле болганырга, косарга, эче китәргә мөмкин.
– Дуңгыз гриппы сезонлы грипптан ни белән аерыла?
– А гриппында катлауланулар бик иртә барлыкка килә. Сезонлы гриппта алар 5-7 көннән яки аннан да соңрак барлыкка килсә, дуңгыз гриппында 2-3 көннән соң ук башланырга мөмкин. Алар арасыннан иң киң таралганы – вируслы пневмония. Бу очракта авыруның хәле бик тиз начарлана, кайбер авыруларда 24 сәгать эчендә үк сулыш ала алмый башлау күзәтелә. Бу вакытта тиз арада өстәмә сулыш алдыру, үпкәләргә механик вентиляция үткәрү кирәк була. Вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, кеше вафат булырга да мөмкин. Авыру никадәр тиз дәвалана башласа, грипп шулкадәр җиңелрәк үтә.
– Районда гриппка каршы нинди чаралар үткәрелде? Хастаханә авыруларны кабул итәргә әзерме? Гомумән, безнең районда грипп белән авыручылар бармы?
– Ел саен көз көне, ягъни 20 ноябрьгә кадәр кешеләр белән эшли торган категория хезмәткәрләргә – укытучылар, тәрбиячеләр, медицина хезмәткәрләре һәм башкаларга, укучылар, балалар, студентлар, 60 яшьтән өлкәнрәкләргә, куркынычлылык төркеменә кергәннәргә, мәсәлән, хроник авырулыларга вакцинация бушка ясала. Көзен, әйтик, ул 10030 кешегә ясалды, һәм план тулысынча үтәлде. Ә оешмалар үз хезмәткәрләренә үзләре түләп ясатырга тиешләр. Бу уңайдан “Җәлилнефть” җәмгыятен үрнәк итеп китерергә мөмкин.
Бүгенге көндә дә прививка ясатуны сорап мөрәҗәгать итүчеләр бар, ләкин хәзер соң. Чөнки прививка ясатканнан соң, гриппка каршы иммунитет барлыкка килсен өчен, 25-30 көн вакыт кирәк. Шунысын да әйтеп үтим: бүгенге көндә грипптан соң катлауланулардан Россиядә 100дән артык кеше вафат булды. Аларның барысы да – прививкасызлар. Бездә дә, тәҗрибә күрсәткәнчә, беренче чиратта прививка ясатмаучылар, балалар, өлкәннәр авырый. Бүгенге көндә районнан бер авыру грипп диагнозы һәм үпкә ялкынсынуы белән Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә озатылды.
– Прививка ясатырга соң, дидегез. Грипп белән авырып китсәк, нишләргә?
– Һичшиксез, өйдә калырга, табиб чакыртырга һәм аның бөтен әйткәннәрен үтәргә. Хезмәткә яраксызлык кәгазен дә табиб өйдә тутыра. Бу хакта баш табибның махсус боерыгы чыкты. Авыру авыр хәлдә була икән, хастаханәгә салына. Моның өчен Сарманда да, Җәлилдә дә запас урыннар булдырылды. Шунысын да хәбәр итәм: 28 январьдан район үзәк хастаханәсендә карантин игълан ителде. Сарманлыларга бик кирәк булган очракта гына хастаханәгә килергә киңәш итәбез. Авыру янына киләсез икән, иң элек саклык чараларын күрү яхшы – вируска каршы таблетка эчәргә, борын тирәсенә оксолин мазе сөртергә мөмкин, бахила, маска киегез, өс киемнәрен салып керегез, кайткач, кулыгызны сабынлап юарга онытмагыз.
– Ә халык медицинасыннан нинди чаралар файдалы?
– Суган, сарымсак, кара җимеш, имбирь, карлыган кайнатмасы, гөлҗимеш төнәтмәсе, лимон чәе. Мөмкин кадәр күбрәк сыеклык, әйтик, кайнар чәй эчү яхшы. Ешрак саф һавада булырга кирәк.
Сүз уңаеннан
А гриппы бер кешедән икенчесенә бик җиңел йога. Көннәр җылытса, моның өчен шартлар тагы да уңайлана. Авыру кеше белән аралашмаска, аралашырга туры килә икән, ике арада кимендә бер метр ераклыкны сакларга, өйдә авыру булса, аралашуны мөмкин кадәр чикләргә, ешрак бүлмәне җилләтергә, өслекләрне юучы чаралар һәм дымлы чүпрәк белән сөртергә, кулны сабын белән юарга кирәк. Кул белән күз, авыз, борынга кагылмагыз. Авыруны караучы кеше маска яки башка саклагыч чаралардан файдаланырга тиеш. Грипп вакытында кеше күп була торган урыннарга бармаска тырышыгыз. Төчкергәндә, авыз-борыныгызны каплагыз, җәмәгать урыннарында төкермәгез. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару организмның инфекцияләргә каршы торучанлыгын арттыра. Өлкәннәр, кечкенә балалар, йөкле хатын-кызлар, хроник (астма, диабет, йөрәк-кан тамырлары) авырулылар һәм иммунитетлары көчсезләнгәннәр инфекцияләргә тизрәк бирешәләр.
Әңгәмәдәш – Зөлфия Шәрипова