4нче февральдә Җәлил администрациясендә Сарман районы МВД бүлеге начальнигы полиция подполковнигы Рәфкат Шамил улы Шамгунов белән очрашу узды. Гражданнарны кабул итү “Җәлил шәһәр тибындагы поселок” муниципаль берәмлеге башлыгы Бадиков Ленар Мирсаиф улы белән берлектә үткәреле. Кайбер сорауларны ачыклау өчен, Җәлил полиция бүлеге начальнигы Гарипов Салават Яхин улы да чакырылды. Җитәкчеләр һәр килгән граждан белән әңгәмә уздырды һәм аларны борчыган сорауларның чишү юлларын ачыклады. Мондый чара һәр айның беренче пәнҗешәмбесендә 14.00дән 17.00гә кадәр Җәлил администрациясендә үткәреләчәк.