Бүген, 17 февральдә, балалар китапханәсендә “Оста куллар” түгәрәгенең чираттагы дәресе үтте. Китапханәче Раилә Гыйләҗева җитәкчелегендә балалар әниләре өчен төсле кәгазьдән бик матур бүләкләр әзерли башладылар. Беренче чиратта бу эшләр балаларга зәвыклылык, эштә төгәллек, хезмәт сөючәнлек, матурлыкны, тирә-як белән гармониядә булуны тәрбияли һәм тоя белергә өйрәтә.