12 март көнне Кәүҗияк авылында барлык оешмалар белән берлектә “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде. Авыл халкының олысы да, кечесе дә кышны озатырга җыелган иде. Барчасы да карга боткасы, коймак һәм кайнар чәй белән сыйландылар. Бәйрәм барышында матур шигырьләр һәм җырлар яңгырады, дәртле биюләр башкарылды. Бәйрәм бар кешегә дә бик ошады.